Азнакайның әдәби казанына тагын бер яңа китап өстәлде
Азнакайның әдәби казанына тагын бер яңа китап өстәлде. Узган гасырның 80 нче елларында "Маяк" газетасының үткен каләмле журналисты кына түгел, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек лирик шигырьләр авторы буларак та танылган Фәһим Шәймәрдановның "Сипкеле каеннар җыры" дигән җыентыгы яңа гына җирле нәшрият "табасы"ннан төште. Аның мөхәрирре дә - замандашы, колегасы...
Азнакайның әдәби казанына тагын бер яңа китап өстәлде. Узган гасырның 80 нче елларында "Маяк" газетасының үткен каләмле журналисты кына түгел, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек лирик шигырьләр авторы буларак та танылган Фәһим Шәймәрдановның "Сипкеле каеннар җыры" дигән җыентыгы яңа гына җирле нәшрият "табасы"ннан төште. Аның мөхәрирре дә - замандашы, колегасы Наил Абдуллин. Тормышының янып торган чагында - 45 яшендә мәкерле авыру арабыздан алып китсә дә, Фәһим Шәймардановның иҗаты балалары, азнакайлылар күңелендә яши һәм бу китабыннан өр-яңа моң булып түгелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев