Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга судьялар җыелды

Узган атна ахырында районыбызда гомумюрисдикция судларының яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшүгә багышланган республика киңәшмәсе үтте. Аның нәкъ менә безнең җирлектә оештырылуы очраклы гына түгел. -Республика судлары арасында Азнакай шәһәр суды һәр дәвердә дә үзенең яхшы нәтиҗәләре, заманча алымнары белән гел аерылып торды. Аның белән озак еллар җитәкчелек иткән Рафаил Софин,...

Узган атна ахырында районыбызда гомумюрисдикция судларының яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшүгә багышланган республика киңәшмәсе үтте. Аның нәкъ менә безнең җирлектә оештырылуы очраклы гына түгел.

-Республика судлары арасында Азнакай шәһәр суды һәр дәвердә дә үзенең яхшы нәтиҗәләре, заманча алымнары белән гел аерылып торды. Аның белән озак еллар җитәкчелек иткән Рафаил Софин, Мөсфирә Әбдрәшитованың исемнәре республиканың суд органнары тарихында уелып калды, аларның системаны камилләштерүгә керткән өлеше зур, - диде киңәшмәне алып барган Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлазов. - Креатив фикерле, олы тәҗрибәле Йосыф Сәхапов җитәкчелегендә бүген дә ул алдынгы тәҗрибә базасы булып тора. Шәһәр суды заманча технологияләрне кыю кертә, беренчеләрдән булып үзенең музеен оештырды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеге дә башкаларга олы үрнәк.

Район оешу белән барлыкка килгән суд органы да быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Районыбыз кунакларында шәһәр судының шушы чал тарихы, эшчәнлеге һәм уңышлары чагылган стендлар, бай материал зур кызыксыну тудырды. Алар Азнакай халык промыселының инде Азнакайның визит карточкасына әверелгән сувенирлар күргәзмәсен, сәнгать мәктәбе осталары чыгышын да хозур кылдылар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга күрсәткән игътибар-хөрмәт өчен барча халык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, башкаладан, республика төбәкләреннән җыелган кунакларны район белән таныштырды.

-Быелгы ел куанычлы вакыйгаларга бай: районыбызга һәм шәһәр судының 85 еллык юбилейлары, шулай ук "Азнакайнефть" идарәсе оешуга, Актүбә бистәсенә нигез салынуга 60 ел тулуын да билгеләп үтәбез. Республика, "Татнефть" җитәкчелеге ярдәме белән Азнакай нефть төбәге үзәкләренең берсенә әверелде. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстанның иң төзек торак пункты исемен алдык, ә инде Россия күләмендәге бу бәйгедә өченче урынны яуладык. Шәһәребезнең йөзе елдан-ел ямьләнә, яңа төзелешләр колач җәя. Ел саен 3,5 миллион тонна кара алтын чыгарган, югары иген уңышы (бүгенгә уракның 50 проценттан артыгы төгәлләнде, гектардан уртача уңыш 32 центнер тәшкил итә) җыеп алган нефтьчеләребез һәм игенчеләребез, шушы көннәрдә һөнәр бәйрәмнәрен билгеләп үтүче төзүчеләребез, барлык башка тармак хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе бу.

Марсель Зөфәр улы районның иҗтимагый тормышында зур роль уйнаган, иминлегебезне тәэмин иткән хокук саклау органнары белән узара хезмәттәшлеккә тукталды. Шәһәр суды белән берлектә оештырылган юнәлешле, максатчан чараларга, координацион советның һәр атнада үтеп торган утырышларына тукталды. Киләчәктә дә әнә шулай аңлашып, тыгыз элемтәдә яшәргә язсын, дигән теләктә калды.

Киңәшмәдә республика судларының яртыеллык эшчәнлегенә анализ ясалды, проблемалар күтәрелде. Үз эшләренең осталары, олы тәҗрибәгә ия суд органнары хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы аңа тагын да истәлекле мизгелләр өстәде.

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга судьялар җыелды