Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" вокаль ансамбе яңа гына Кырымнан кайтты. Коллектив быел "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренче урынны яулаган иде. Барлык җиңүчеләр белән бергә аларга Севастополь шәһәрендәге "Алькадар" лагерында ял итү бәхете елмайды. Татарстанның 17 районныннан 180 сәләтле бала Кара диңгез флоты хәрби базаларында һәм корабларында концертлар биргән. - Диңгезчеләр...
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет" вокаль ансамбе яңа гына Кырымнан кайтты. Коллектив быел "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренче урынны яулаган иде. Барлык җиңүчеләр белән бергә аларга Севастополь шәһәрендәге "Алькадар" лагерында ял итү бәхете елмайды.
Татарстанның 17 районныннан 180 сәләтле бала Кара диңгез флоты хәрби базаларында һәм корабларында концертлар биргән.
- Диңгезчеләр безнең чыгышларны бик җылы кабул итте. Лагерьда ял итеп кенә калмадык, осталыгыбызны тагын да чарларга профессорлардан, артистлардан мастер-класслар алдык. Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга бик тә рәхмәтлебез, - ди "Бәхет" ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина.
Резеда ШӘРИПОВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев