Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакай киленнәрен яклап 700гә якын комментарий язылган

Азнакайның «ТӨП НИГЕЗ КИЛЕНЕ» конкурсантларына Канада, Казахстан һәм Мәскәүдән дә тавыш бирәләр.

(Азнакай, 13 май, Айгөл Шәрипова) «ТӨП НИГЕЗ КИЛЕНЕ» бәйгесе бүген тәмамланачак: тавыш бирү 15.00 сәгатьтә туктатылачак.

35 конкурсантның сигезе 1000 нән артык тавыш җыйган (13 майның 6.30 сәгатенә):

  • Шәфыйкова Фәнүзә Әхтәм кызы - Үчәлле авылы - 5895 тавыш,
  • Кадимова Әлфия Фаһим кызы - Күктәкә авылы - 5780  тавыш,
  • Латыйпова Ләйсән Илкам кызы - Сәпәй авылы - 5735 тавыш,
  • Лотфуллина Фәйрүзә Миргали кызы - Уразай авылы - 4335 тавыш,
  • Шакирова Әлфия Рәфгать кызы - Чубар-Абдул авылы - 3629 тавыш,
  • Мусина Шаһидә Гомәр кызы - Татшуган авылы - 2071 тавыш,
  • Хәбипова Гүзәлия Флүр кызы - Балтач авылы - 1200 тавыш,
  • Минниярова Ландыш Хәким кызы - Мәсгут авылы - 1117 тавыш.

(Скриншотлар мәкалә астындагы ГАЛЕРЕЯдә)

Комментарийлар да байтак – конкурсантларны яклап барлыгы 680 хәбәр язылган. Алардан күренгәнчә, Азнакай киленнәре өчен Татарстанда гына түгел, Канада, Казахстан һәм Мәскәүдә дә җан аталар.

Конкурсантларны яклап язылган комментарийлар аларның шәхси битендә фотолары астында тезелеп киткән, шуннан кереп укый аласыз.

aznakaevo-rt.ru сайтында узучы районыбызның авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында  «Төп нигез килене» ачык бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү тәмамлануга таба бара. 

Онлайн бәйгедә барлыгы 35 гүзәл зат катнаша. Конкурсантлар өчен тавыш бирү өчен аның шәхси битенә кереп, фотосы астындагы "Нравится" дигән йөрәк төймәсенә басарга кирәк.

КОНКУРСАНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ 

(БАРЛЫГЫ  35  КЕШЕ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Топ нигез килене" конкурсында тавыш биру ботенлэй дорес булмады. Кемдер очен якыннары, туганнары, дуслары, авылдашлары хэркон кереп тавыш бирде, э кайбер авыл киленнэре очен компьютердагы махсус программа аша тавыш бирделэр. Узлэрен бигрэк остен бэялэделэр. Эзрэк реаль саннар булса да кеше ышаныр иде.