Җырлатты да, елатты да гармун
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Җырлатты да, елатты да гармун

Әгерҗе авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рәфил Кәримов истәлегенә “Уйнагыз, гармуннар! ” халык иҗаты фестивале узды.

Фестивальне ачып, район башлыгы Айдар Шәмсетдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Әдилә Мирзаһитова батыр якташыбызның әти-әнисе Дәрия һәм Рәфәт Кәримовларга шундый кыю ул үстергәннәре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Каһарман егетнең әти-әнисе, тормыш иптәше Флүзә Рәфил турында якты хатирәләрен уртаклаштылар, аны сагынып искә алдылар. 

Эстафета районыбыз баянчылары һәм тальянчыларына бирелде. Гармунчыларның да иң-иң осталары җыелган иде. Алар авыл урамнарын тансык гармун моңнарына күмделәр. Тамашачыларны җырлатты да, елатты да һәм биетте дә элек-электән халык күңелендә сакланган ул моңнар. 

Ә инде батырның әтисе – Рәфәт улының гармунын алып, уйный башлагач, авылдашларның күзләренә яшьләр эленде. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акциясе дә оештырылды. Бәйрәм әнә шулай моңсу да, күңелле дә булды. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 


Нет комментариев