Ватанны саклау – изге эш
Азнакада контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә.
Азнакада контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә.
– Районыбызда гражданнарны, килешү нигезендә, контракт хезмәтенә кабул итү дәвам итә. Әлеге төр хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бара ала. Сәламәтлек торышына аеруча игътибар бирелә. Гражданинның үз теләген исәпкә алган хәлдә контракт 1, 3, 5 елга төзелергә мөмкин.
– Акчалата түләүләргә дә тукталсак иде.
– Контракт агымдагы елның июль азагына кадәр төзелгәндә РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум, Татарстан хөкүмәтеннән 505 мең сум, районнан 100 мең сумга кадәр түләү каралган. Бу барлыгы 700 мең сумга якын дигән сүз. Ә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Ул хәрби дәрәҗәгә, исемгә, хезмәт иткән елларга һәм өстәмәләргә бәйле рәвештә арта.
– Татарстанда яшәүчеләр өчен махсус оештырылган «Батыр» батальоны турында да аңлатып үтсәгез иде. Әлеге батальонда хезмәт итүчеләргә нинди бурычлар йөкләнәчәк? Анда кемнәр керә ала?
– «Батыр» хәрби комендатурасының аерым атаклы укчы батальоны азат ителгән территорияләрне саклау һәм яклау белән шөгыльләнәчәк, ягъни батальондагылар хәрби полициягә ярдәм итәчәкләр.
Батальон башлыча татарстанлылардан торачак. Бу контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен бик уңай форсат дияр идем. Чөнки якташларың белән хезмәт итү – үзе үк өй җылысын биреп, көч биреп торачак. Икенчедән, алар барлык кирәкле киемнәр, шул исәптән кирәкле корал, амуниция һәм башка күп нәрсәләр белән тәэмин ителәчәк.
Батальон 50 яшькә кадәрге ир-атлардан туплана. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан алар махсус хәрби өйрәнүләр узачак.
Килешү төзүчеләр өчен хәрби түләүләр суммасы миллион сумга кадәр җитәчәк. Аның 195 мең сумы – РФ Оборона министрлыгыннан, 505 мең сумы – республика һәм 300 мең сумы районнан булачак.
–Контракт хезмәтенә алынучыларга нинди кайгырту чаралары, ташламалар каралган?
– Ташламалар һәм социаль гарантияләр күптөрле. Болар – ташламалы ипотека шартларында яки хезмәт итүчеләргә тәгаенләнгән торак алу. Алар автомат рәвештә Саклану Министрлыгы иминиятенә ия булалар. Контрактниклар хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану һәм тернәкләнү үтә, дарулар белән тәэмин ителә. Хәрби хезмәткәрләр 20 елдан соң пенсия алырга хокуклы. Кредит һәм салым каникуллары кебек өстәмәләр каралган, балаларына югары уку йортларында бюджет урыннары бирелә, алар сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итә ала. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме бирелә.
Контракт буенча хезмәт итәргә яки “Батыр” батальонына керергә теләге булган райондашларыбызны район-шәһәр хәрби комиссариатына чакырабыз. Безнең адрес: Солтангалиев урамы, 4 А йорт, телефон: 7-30-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев