Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Ватан сакчыларына – дан һәм хөрмәт!

21 февральдә район-шәһәр Мәдәният йортында Ватан сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантана илебезнең кораллы көчләрендә хезмәт иткән һәм хезмәт итүчеләргә рәхмәтле булган, хөрмәтләүче һәркемне үзенә җыйды. 
— Бүген безнең бик зур, тантаналы бәйрәм. Барлык хөрмәтле иратларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәм. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары сафында районыбызда беркем дә калмады. Әмма без быел, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеенда, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, интернационалист сугышчылар, махсус хәрби операциядә илебез сагында торучылар һәм яу кырында башларын салучы ир-егетләрнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә аеруча зур игътибар бирергә тиешбез. Бүгенге тантанада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез дә бар. Алар — безнең геройларыбыз. Зур рәхмәт барчагызга да, — диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлау сүзендә. 
Район-шәһәр Мәдәният йорты, балалар сәнгать коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасы, патриотик җырлар күзләрдән яшьләр китерде. Залдагылар аларны басып алкышлады. 
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин залда утыручы тыл ветераннарының  һәммәсенә шәхсән үзе Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
— Күзләрдән яшьләрне тыеп булмый. Әмма үз кайгыңа йомылмыйча, кешеләр арасында ничек тә булса яшәргә өйрәнергә кирәк. Безне онытмаулары, хөрмәтләүләре өчен зур рәхмәт,— ди улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Наталья Хәкимова. 
Тантана һәркем күңелендә үз иле, геройларыбыз өчен горурлык, ватанпәрвәрлек хисләрен уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев