Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Урсайда Җиңү көне: хәтер, горурлык һәм бердәмлек бәйрәме

Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр авыл җирлегендә митинг-тантаналар оештырылды, фидакарь тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы алдында баш иеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Урсай авылында узган чара да буыннарны берләштергән зур хәтер бәйрәмендә әйләнде. Тантаналы чара мәктәп укучылары катнашында сугыш чоры ачысын чагылдырган чыгышлар белән башланып китте, аларны үзешчән җырчылар, вокаль-ансамбльләре алыштырдылар.

Район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева бәйрәмдә катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котлап, батырларны искә алды, Урсай авылы халкының Җиңү өчен куйган тырыш хезмәтенә рәхмәт белдерде.

«Без имин тормыш өчен башларын салганнар алдында баш иябез, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Халкыбыз кичергән зур газаплар гасырлар дәвамында да онытылырлык түгел, – диде ул. – Махсус хәрби операция башлану белән, курку белмәс ир-егетләребез янә ил сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтиләр, Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, тынычлык сагында торалар. Без аларның батырлыгын да онытырга тиеш түгелбез.»

Тәбрикләү сүзләрен җирлек башлыгы Зилара Рәхимҗанова, ветераннар советы рәисе Рузилә апа Зарипова да җиткерделәр. Рузилә апа авыл ветераннарына, өлкәннәрне кайгырту эшләрендә һәрчак актив катнашкан авылдашларына мулдан бүләкләр дә әзерләгән иде: бу көнне аларның иңнәренә шәл яулыклар салдылар.

Ә Рузилә апаның үзен Эльвира Галиева районыбызда булдырылган “Азнакай волонтеры” медале белән бүләкләде.

Митингта катнашучылар Бөек ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, монументка веноклар, чәчәкләр салдылар.

Сагышлы да, шатлыклы да булган 9 май бәйрәмендә катнашучылар соңыннан солдат боткасы белән сыйландылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев