Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Тау итәгендә истәлекле очрашу

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ветераннарны район җитәкчеләре тәбрикли. Подгорная урамында 12 нче ТОС һәм шәһәр гимназиясе бик истәлекле чара оештырдылар.

Очрашуны Азнакай районы башлыгының урынбасары Айдар Хәлиуллин ачып, өлкән буын вәкилләренә һәм яшьләргә изге теләкләрен җиткерде.

– Җиңү көне безгә ата-бабаларыбызның каһарманлыгы, аларның хезмәт һәм сугыш батырлыклары турында һәрвакыт искә төшереп торачак. Сез үзегезне аямыйча Бөек Җиңү көнен якынайткансыз. Ихлас рәхмәт сезгә, ветераннар! – диде ул.

Азнакай гимназиясенең директор урынбасары Диләрә Фасиева җитәкчелегендәге укучылар иҗат төркеме һәм Гөлфия Абдуллина рәислегендәге 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шул урамда яшәүчеләрне эчтәлекле программа белән сөендерделәр. Тау итәге мәйданчыгында сугыш еллары җырлары яңгырады, биючеләр матур биюләрен биеделәр. Укучылар үз куллары белән ясаган бәйрәм символикаларын тараттылар.

Бөек Ватан сугышы тыл ветераны, 95 яшьлек Мөнирә апа Хәкимова районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин белән бергә миләш агачлары да утырттылар. ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина бу агачларны алдан әзерләп куйган иде.

– Миләш агачы бик файдалы, сугыш чорында без аларның җимешләрен капчык-капчык җыеп, киптереп фронтка җибәрә идек. Сугышта яраланып кан югалткан сугышчылар өчен аны госпитальләрдә дә куллана иделәр. Рәхмәт, балакайлар. Исән-сау, бәхетле булыгыз. Миләшләр дә матур булып үссеннәр, – дип уртаклашты истәлекләре белән Мөнирә апа.

Соңыннан барлык килгән кунаклар бергәләшеп чәй эчтеләр.

Гимназия укучылары бизәгән тәрәзәдән кадерле кунакларына кул болгап, тапкыр сүзләре белән күңелләрне күтәреп, матур теләкләр теләп калды хөрмәтле ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев