Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Таллы Бүләк авылы уңганнары егетләргә маскировка челтәрләре үрә

Илебездә хәрби операция башлангач Таллы Бүләк авылы халкы солдатларыбызга ярдәм оештырырга кереште.

Авыл мәдәният йортына җыелып йон оекбаш, перчатка, бияләйләр бәйләделәр, окоп шәмнәре ясадылар, токмач кисү акциясеннән дә читтә калмадылар.  

«Умарта тотучы авылдашлар һәм кооператив җитәкчесе Наил Мотыйгуллин егетләребезгә җибәрү өчен күпләп бал бирделәр. Хәлдән килгәнчә акча да җыештык. Бүген дә кул кушырып  утырмыйбыз: саклану челтәрләре үрүне дәвам итәбез. Эчендә җаны булган һәркем ярдәм итәргә тырыша, аларның барысын да бер теләк берләшәтерә: аз булса да җиңүгә өлешебез керсен, егетләребез тизрәк яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – ди әлеге эшләрне оештырып йөрүче мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Ногманова һәм Дилбәр  Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев