Рәхмәтлебез сезгә, ветераннар!
Азнакайда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды.
Бүген Азнакайның 10нчы “Алтынчәч” балалар бакчасында мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйган 3 ветеранга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева, район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, мәгәриф бүлеге ветераннар советы рәисе Наилә Шәяхмәтова катнашып, ветераннарга җиңүне якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертеп, тормыш авырлыкларын җилкәләрендә күтәргәннәре өчен, сугыштан соңгы елларда балалар тәрбияләүгә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бүген Азнакай районында 202 тыл ветераны яши, шуларның 14е мәгариф ветераннары. Алар арасында Наилә Хәмидуллина үзенең 47 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Күп еллар Азнакайның 7нче “Чулпан” балалар бакчасы мөдире фазыйфасын башкарган. Бүгенге бәйрәмдә аның белән бергә шул ук балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Кадрия апа Шакирова һәм пешекче булып хезмәт куйган Флүрә апа Миңнегалиева да катнашты.
Тыл ветераннарына “Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан” юбилей медале, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бакча балалары ветераннарга саф татар телендә матур чыгышларын бүләк иттеләр. Алга таба очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Еллар узган саен ветераннар сафы сирәгәя бара. Аларга рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев