Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Райондашыбыз, сугыш һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримов гомере буе Ватанга хезмәт итә

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримов райондашларга яхшы таныш. Ул 1926 елда Мөслим авылында туа. Хәрби хезмәткә 1943 елның 10 ноябрендә алына.

Батырлыклары өчен ул «Японияне җиңгән өчен» медале һәм 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 

Совет армиясе сафларында җиде ел хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта. Тымытык комсомол райкомы тәкъдиме белән милиция органнарына эшкә җибәрелә. Хезмәт юлын Ютазы районы эчке эшләр бүлегендә участковый булып башлый. 

Ул эчке эшләр органнарында 33 ел хезмәт итә, милиция майоры дәрәҗәсенә күтәрелә, намуслы хезмәте өчен Кызыл Йолдыз орденына, күпсанлы медальләргә, мактау грамоталарына, «Милиция отличнигы» исеменә лаек була. 2000 елда аңа милиция подполковнигы дигән дәрәҗә бирелә.

Якыннары – Бөек Ватан сугышы ветераны Идрис Кәримов турында истәлек-хатирәләрен яңартып, уллары, онык-оныкчыклары Җиңү көне уңаеннан бик эчтәлекле видеоязма әзерләгәннәр.

«Бабабызның батырлыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Үзе арабызда булмаса да, бүген үзебез дә балаларыбызны аның үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз», – ди Идрис аганың оныгы, 12 нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе Марат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев