Мәрхәмәт эшенә кушылыйк!
Изге газап чигүче Вера, Надежда, Любовь һәм аналары София гыйбадәтханәсенә йөрүчеләр ике ел элек «Милосердие» гуманитар ярдәм үзәген оештырдылар.
Мәрхәмәт эшенә кушылыйк!Башта волонтерлар мохтаҗлар өчен кием-салым һәм башка кирәк-яраклар җыялар иде. Махсус хәрби операция башлангач, яудагы якташларыбызга да ярдәм җыюга кушылдылар. Донбасс халкына, госпитальләргә, Актүбә һәм Җәлил бистәләрендәге картлар һәм инвалидлар интернат йортларына да кием-салым, матрас, юрган, урын-җир кирәк-ярагы кебек әйберләр җыеп җибәрәләр.
2023 елның октябрь аеннан волонтерлар атнага ике тапкыр бергә җыелып, яу кырындагы егетләребезгә шифалы үлән чәе һәм сохари әзерлиләр. Әлеге изге эштә катнашып, киптерелгән үлән һәм җиләкләр, чәй каплары, сохари, азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны китерүче барлык район халкына волонтерлар рәхмәт җиткерәләр.
Һәрдаим алып барыла торган эш нәтиҗәлелеге белән сөндерми калмый: егетләребезгә 50 меңнән артык пакетлы чәй, дүрт меңләп кап сохари, 230лап пижама, 350 сөлге, 1300 трусы җибәрелгән, күптән түгел госпиталь өчен Әлмәттәге җыю пунктына волонтерлар Юрий Хилов – бер мең, Рафаэль Гәрәев 500 күлмәк илткәннәр. Загорье бистәсеннән волонтер Рәзия Минегалиева былтыр ноябрь башыннан 20 меңләп пакетлы чәй ясаган. 21 март көнне ул ярдәм үзәгенә 1400 пакетлы чәй китереп тапшырган.
«Милосердие» үзәге өчен өлкән сестра Сәбилә Галайчук җаваплы. Ул үзәкнең эшен оештыруда зур активлык күрсәтә. Волонтерлар Галина Зотова, Любовь Юнысова, Лилия Гәрәева, сестра Светлана Овчаркина ярдәм үзәгендә халык белән зур эш алып баралар һәм үзләре дә сохари, чәй, коры аш һәм башка әйберләрне госпитальләргә, Актүбә һәм Җәлилә бистәләренең картлар һәм инвалидлар интернат йортларына капларга тутырып әзерлиләр. Сестра Светлана Овчаркина, волонтерлар Гөлфия Гайнетдинова, Екатерина Агапова, Динара Исмәгыйлева госпиталь өчен эчке кием, сөлге, пижамалар тегәләр.
Валентина Җиһангирова – 13 пар оекбаш, Елена Симоненко – 100дән артык пар оекбаш, Любовь Радионова – 6 пар перчатка, 38 пар оекбаш, Людмила Руденко – 10 данә трусы, 20 пар оекбаш, Надежда Махонина 64 пижама, 385 трусы, Татьяна Анисимова – 79 пар оекбаш, Татьяна Бочкова – 670ләп блиндаж шәмнәре, Фотиния Овчаркина 100дән артык трусы һәм пижама ясаганнар. Миләүшә Ямангулова ике эштә эшләсә дә, үзәктә кием кисәргә дә җитешә. Татьяна Рудюк барлык эшләнмәләрне район-шәһәр Мәдәният йортына машина белән илтеп куя, ярдәм сораганда, бер дә баш тартканы булмады. 95 яшьлек Татьяна Хамина да актив катнаша: чәйне тутыра, перчатка һәм оекбаш бәйли.
Наталья һәм Роберт Хәкимовлар гаиләсе белән егетләребез өчен тырышалар. Наталья 2022 елның сентябреннән оекбаш бәйләү, махсус хәрби операция зонасына әйберләр җыю белән шөгыльләнә. 2023 елның апрель аеннан коры ашлар ясый – биш меңнән артык коры аш һәм сөтле боткалар әзерләгән. Тормыш иптәше Роберт азык-төлекне киптерергә, вакуумлаштырырга – гомумән, һәр эшендә ярдәм итеп тора, барысын илтә, алып кайта. Әле ул күптән түгел окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнә башлаган – инде 100дән артык шәм ясаган. «Киптергечләр тәүлек буе эшләп торалар, шуңа күрә район халкы киптерелгән яшелчә китерсен иде», ди Наталья Хәкимова.
Март башында Әлмәт волонтерлары үтенече белән госпиталь өчен дүрт көн эчендә юылган һәм үтүкләнгән 750дән артык күлмәк, юрган, оекбаш, футболка, эчке күлмәк-ыштан, урын-җир кирәк-ярагы тупланган.
«Шифалы чәйләрне һәм сохариларны әзерләү эшен без алга таба да дәвам итәргә ниятлибез, шуңа күрә сездән ярдәм кирәк», диләр волонтерлар. Киптерелгән үлән һәм җиләкләрнең ике-өч еллык җыемнары да ярый. Шулай ук госпитальләргә – сөлге, тастымал, мендәр, юрган, урын-җир кирәк-яраклары, җәймә, япмалар, футболка, күлмәк һәм башка киемнәр; коры аш ясар өчен – киптерелгән яшелчәләр, итләр, токмач; трусы тегәр өчен – тукыма; оекбашлар, аларны бәйләр өчен эрләгән җеп кирәк.
Ярдәмне түбәндәге адреслар буенча кабул итәләр:
- Нефтьчеләр урамы, 35 нче йорт гыйбадәтханә. Көн саен 8:00 сәгатьтән – 15:00 сәгатькә кадәр;
- Хәсәнов урамы, 20 нче йорт (8 нче мәктәп каршында) «Милосердие» гуманитар ярдәм үзәге. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 10:00-12:00 һәм 15:00-17:00 сәгатьләрдә эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев