Күз яшьле очрашу
Татшуган авылы китапханәче Фәридә Мөхәммәтшина безгә авылда узган бик матур очрашу турында язып җибәргән.
“5 декабрь – Волонтерлар көне узды. Волонтерлар – безнең заманның чын геройлары, һәм аларның җәмгыять үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Ил сынаулар белән очрашкан шартларда волонтерларның өлеше аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә алар мисалында без кешеләр арасында батырлык һәм теләктәшлек үрнәкләрен күрәбез.
9 декабрьдә Ватан геройлары көне дә. Бу – безнең тарихыбызның данлы битләрен, хәрби батырлыкларын һәм хезмәт казанышларын берләштерүче бәйрәм. Шулай ук безнең батырларны искә алу, хөрмәт итү һәм аларның эшен дәвам итәргә өндәү көне дә.
Шушы ике датаны берләштереп, Татшуган авылы авыл җирлеге, мәктәп, китапханә, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авылыбызның “Оста куллар” төркеме катнашында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче, вакытлыча ялга кайткан Мөслим районы Чакмак авылы егете Илфат Вәлиев, гуманитар ярдәм чараларында катнашкан өч актив волонтер – Рузәл Минһаҗев, Рәйхан Бакиров һәм Фәнил Садриев белән очрашу үткәрергә насыйп булды. Алар Украинада илебез азатлыгы өчен көрәшүче батырларыбызга кирәкле ярдәмне, азык-төлек, дару, җылы киемнәр һәм башка кирәкле әйберләрне илтү, тапшыру буенча изге эш алып баралар. Очрашу вакытында волонтерлар үзләренең сәяхәтләре, очрашкан кешеләре һәм аларның халәтләре, шулай ук хәзерге вакытта иң зур ихтыяҗ булган әйберләр турында сөйләделәр. Егетләребез кирәкле ярдәмнең тиешле урынга барып җиткәнлегенә, тапшырылган әйберләрнең солдатларыбызның гомерен саклап калуы һәм өмет бирүенә басым ясадылар. Бу очрашу гуманитар ярдәм чараларының авырлыкларын һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итте. Махсус хәрби операциядә батырларча көрәшүче солдатларыбызның волонтер егетләребезнең батырлыгы, фидакарьлеге һәм кешелеклеге тирән хөрмәт тудырды. Аларның сөйләгәннәрен тыңлаганда күзләргә мөлдерәп яшьләр тулды.
Хөрмәтле волонтерларыбыз: Рузәл, Рәйхан һәм Фәнил! Сез өметне чынбарлыкка әверелдергән олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр. Сезгә ихлас күңелдән тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез. Махсус хәрби операциядәге барлык батырларыбыз өйләренә, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз”.
Фәридә Мөхәммәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев