Күңеле тулы изгелек
«Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер», – дигән матур әйтем бар халкыбызда. Чыннан да, игелекнең иртәсе дә, киче дә юк бит. Күңел төшенке вакытта, юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти.
Бүген Азнакай районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында зур хәстәрлек күрелә.
– Һәр гаилә махсус исәпкә алынды, аларга депутатлар, җитәкчеләр беркетелде, ягъни көнкүреш ихтыяҗлары, мохтаҗлыклары исәпкә алынды. Бүген ил сагында торган егетләребездән, аларның гаиләләреннән кергән бер генә сорау һәм мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый, үтәлеп бара. Ил сакчылары турында сүз чыкса, ярдәмнән һичкем читләшми, активлык күрсәтә, – ди район хатын-кызлар советы рәисе, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.
Район эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров – әнә шундый игелекле затларның берсе. Гәрчә, үзе бу турыда һич тә зурдан кубып сөйләргә яратмый. Ул үзе дә хәрби кеше. Илебезнең төрле шәһәрләрендә хезмәт итеп, бүлек командиры урынбасары вазифасын башкарган, бүген инде отставкадагы офицер өчен кемгә дә булса ярдәм итү – күңеле кушуы буенча эшләнгән гамәл.
Илебездә өлешчә мобилизация башлангач, Әнвәр Әнсәр улына Бүләк авылында яшәүче Әсхәбиевлар гаиләсе беркетелә.
Хәрби хезмәткә алынган райондашыбызның тормыш иптәше Гөлинә белән кечкенә кызлары кала.
Әнвәр Җиһангиров – гаиләнең ныклы терәге. Аның тырышлыгы белән Әсхәбиевларның авылдагы йортларына канализация үткәрелгән, су насослары да алыштырылган, хәл ителгән
башка көнкүреш мәсьәләләрен санап кына бетерерлек түгел.
– Үзем ул вакытта ике операция кичергән килеш идем. Суны урамга түгүе авыр, бәләкәй бала булгач, керне дә еш юарга туры килә. Әнвәр Әнсәровичка канализация ясауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, берике сәгать вакыт та үтмәгәндер, капка алдына машиналар килеп туктады. Чокырын казып, шамбосын ясап, өйдән суны чыгарып та киттеләр. Үз күземә үзем ышанмадым. Минем өчен олы абыем кебек ул. Үзе дә данлы тормыш юлы үтеп, күпне күргән кеше.
Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә чишелми калмый.
Әле дә Әнвәр абый бар димен, ныклы терәгем, төпле киңәшчем дә ул. Бер-ике көн шалтыратмый торсам, хәлләрегез ничек дип телефон номерын үзе җыя. Ирем шалтыратса да,
тизрәк шатлыгымны аның белән уртаклашам, – ди Гөлинә ханым.
Райондашыбызга посылка әзерләү, аны җибәрүдә дә аның ныклы ярдәмен тоя гаилә. Ул гына түгел, район эшмәкәрләр берлеген җитәкләгән Әнвәр Җиһангиров егетләребезгә гуманитар ярдәм туплауда да һәрчак актив катнаша. Әле эшмәкәрләр белән бергә җыелып, квадрокоптер сатып алганнар.
Башкаларга ярдәм итә алуы белән үзен бәхетле санаган Әнвәр Әнсәр улының күңелендә тагын бер изге ният яралган.
– Контракт белән китәргә теләүчеләрне, ялга кайткан егетләребезне квадрокоптерда эшләргә өйрәтәсе иде. Моның белән шөгыльләнүче белгечне дә таптык, – ди ул. – Егетләр анда үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, аларга безнең ярдәм бик кирәк, шуңа күрә без үз эшебезне монда – тылда эшлибез. Алга таба барысы да әйбәт булып, аларга туган якларына, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Егетләребез иминлеге өчен зур тырышлык куеп, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертеп, изге гамәлләр башкарган Әнвәр Җиһангиров бүген күпләргә үрнәк булып тора. Дөнья куган, бертуктаусыз чапкан җирдән бер генә минутка булса да туктап, без дә тирә-ягыбызга күз салсак иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев