Көрәшчеләр – Сабан туен көтсә, мин уракны көтеп алам
“Җир эшеннән тәм таба” дип нәкъ менә “Азнакай” агрофирмасы комбайнчысы Нәфис Галиев кебек егетләр турында әйтәләрдер.
Төп эш урыны УТТ да булса да, урып-җыю чоры җиттеме, күңеле басуларга ашкына Әлкәй авылы егетенең.
Җир эше генә түгел, башкасында да бирешә торганнардан түгел. Узган атнада район җитәкчелеге алар эшләгән басуга хезмәт алдынгыларына сертификат тапшырырга килгәч тә, бүләкләнүчеләрнең һәрберсен фотога төшереп, аларның шатлыгын уртаклашырга ашыкты ул. Җитез комбайнчы гына түгел, оста фотограф, оператор да икән әле!
Бәләкәйдән техника арасында Нәфис. Колхозда беренче чирканчыкны мәктәптә укыганда ук ала. Әтисе Ниязга ияреп йөргән малай өчен барысы да күңеленә якын: техникасы да, басуы да, эше дә... Башта комбайнчы ярдәмчесе булса, аннан әкренләп кыр корабын үзе иярли ул.
– Бер елны ул чактагы район башлыгы Әнәс Исхаков кулындагы сәгатен бүләк итеп киткән иде. Аны бүген дә кадерле истәлек итеп саклыйм, – ди Нәфис Галиев.
Мәктәптән соң Волгоградта армия хезмәтен һава-десант гаскәрләрендә үтә дә, технологик транспорт идарәсенә урнаша ул. Машинист булып эшләвенә дә 17 ел. Өченче ел инде ул урып-җыю эшләрендә катнаша.
– Көрәшчеләр Сабантуйны көтеп алган кебек, мин дә урак вакытын көтеп алам. Иртәнге 5 тән 8гә кадәр басуда булсак та, эш бер дә арытмый. Чөнки аны бар күңелемне биреп, яратып башкарам. Быел уңыш яхшы, шуңа күңел аеруча сөенә. Техникалар гына “киреләнмәсен” башкасы булыр, – ди комбайнчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев