Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Кадер-хөрмәт сезгә, ветераннарыбыз!

Җиңү көне алдыннан районыбыз җитәкчеләре тыл ветераннары, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары янында булып, хәл-әхвәлләрен белеште

     

Быел район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераны Зинаида Синявская, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары Әлфия Исламова һәм Роза Шәфиева янында булып, аларны Россия Президенты, Татарстан Рәисе, район җитәкчелеге һәм барлығымыз исеменнән Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды.

104 яшен тутырган Зинаида Синявская – сугышның бөтен авырлығын үз җилкәсендә кичерсә дә, ихтыяр көчен саклап, бүген дә тормышның ямен һәм тәмен белеп яшәүче, барыбыз өчен дә үрнәк кешесә.

Зинаида Михайловна 1920 елның 20 декабрендә Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогика институтына укырга керә. Әмма студент еллары дәһшәтле сугыш чорынә туры килеп, аңа хезмәт юлын шәһәрдәге хәрби заводта башларга туры килә. Дүрт елы фронтка корал житештереп үтә аның. Илгә җиңү яулангач, алар да тыныч тормыш эш-мәшәкәтләренә чума. 1945 елда Евгений Федорович белән танышып, гаилә коралар, бер-бер артлы 3 кызлары туа.

Зинаида Михайловна шәһәребездәге 3 нче урта мәктәптә хезмәт дәресе укыта һәм лаеклы ялга чыкканчы укучы кызларын тегү, аш-су әзерләү серләренә төшендерә. Ул 4 оныкның әбисе, 8 оныкчыкның дәү әбисе.

– Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Сугыш, аннан соңгы чорларда куйган лаеклы хезмәтегез барыбыз өчен дә үрнәк. Якыннарыгызның кадерлесе булып, бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын! – диде Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлап.

Район башлыгы шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары – гомерләрен халкыбыз сәламәтлегенә багышлаган Әлфия Исламова һәм Роза Шәфиеваны да бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

– Без илебез азатлыгы өчен көрәшкән бер генә ветеранны да онытырга тиеш түгел. Аларның һәрбересе батырлык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, иман! – дип өметләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев