Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Йөрәк җылысын кушып

Азнакайлылар 73 нче тапкыр СВО хәрбиләренә гуманитар ярдәм җибәрде.

Һәр ярдәм артында – кеше язмышы, ананың догасы һәм бөтендөнья өмете.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин гуманитар ярдәм җыюга һәм аны озатуга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

– Без махсус хәрби операция зонасында илебез сагында торган якташларыбыз өчен алты тонна иң кирәкле ярдәмне җыйдык. Бу район халкының ярдәмчеллеге, кайгыртучанлыгы, битараф булмавы нәтиҗәсе, – диде ул.

Бердәм булып, бер сулышта хәрби хәрәкәт ветераннары, волонтерлар, шәһәр җитәкчеләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары җылы киемнәр, дарулар, азык-төлек, квадрокоптерлар, “буржуйка”лар, маскировка челтәрләре һәм төзелеш материалларын машинага төяделәр.

Вакыйгалар болгавырында “Гуманитар ярдәм җыю” дигән кечкенә табличка мәктәп диварында югалып калган кебек. Йөк җыелган, тутырылган. Гуманитар ярдәм озатуның соңгы әзерлек эшләре бара. Зал ярдәм кулы сузучы кешеләр белән тулы.

Машина 2 нче мәктәпнең спорт залы янына килеп туктады. Журналистлар камералары белән вакыйганың асылын тулырак аңлатырлык кадрлар эзләп йөриләр. Һәрвакыттагыча эзләгәнең көтмәгән җирдән килеп чыга. Менә бер ханым СВОда катнашучы улына посылка җибәрергә килгән. Аннан берничә сүз әйтүен сорадым, әмма ул улының фотосын гына күрсәтте дә, әңгәмәдән баш тартты.

Бу тынлык меңнәрчә артык сүздән дә көчлерәк иде. Фамилиясен әйттеләр, ул улының исеме язылган сумкаларны озатырга ашыкты.

– Беренче тапкыр җибәрәм, – диде ул тын гына. – Башта ул бернәрсә дә сорамады. Боларны җыярга күпме кеше ярдәм итте, – аның тавышында чиксез рәхмәт тә, соклану да һәм шул ук вакытта сагыш та тупланган иде.

…Кешеләрнең йөзләре җитди: исемлекләр кабат тикшерелә, машина төялә, бар детальләр җентекләп барлана. Аларны күзәтәсең дә, чын ярдәмнең көче бердәмлектә һәм уртак көчтә икәнлеген аңлыйсың.

Алты тонна йөк. Һәр әйбер акча һәм көч таләп итә. Һәрберсе артында – кеше язмышы.

“Азнакайлылар 73 нче тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрәләр” – моны тою өчен иҗекләп укырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев