Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Йөрәк һәм язмыш авазы...

“Мин – солдат Хәкимов Равил!” Узган ел махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган 23 яшьлек якташыбыз Равил Хәкимовның теле ачылгач та гел әйтә торган сүзләре бу.

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена языла, диюләре хактыр. Менә дигән эше, үзе өчен үлеп торган хатыны, нәни кызчыгы, җаннарының яртысын бирергә әзер булган әти-әнисе... Кечкенәдән илебезнең чын патриоты булып үскән, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен генә түгел, үткәненә дә битараф булмаган егет өчен контракт төзеп, янә ил иминлеге сагына басарга боларның берсе дә киртә була алмый.
Ул кечкенәдән үзенә күрә бер төрле бала булып үсә: үтә актив, тынгысыз, кеше бәласен үзенеке итеп кабул итүче, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, спортчы, алтын куллы һөнәр иясе, җыр-моң, сәнгать сөюче... Ә табигатьне, туган шәһәрен, туган илен, тормышны, якыннарын аның кадәр үлеп яраткан кеше тагын бармы икән? Әдәбиятка булган мәхәббәте исә берни белән дә үлчәнми торгандыр. Булгаков, Есенин, Достоевский... Аларның китапларын су урынына эчә, Сергей Есенинның барлык шигырьләрен яттан белә, кайберләрен хәтта көйгә дә сала.
– Ул үз-үзен тотышы белән дә ничектер Есенинга тартым иде: прическа, шундый ук элегант, матур иде. Ул кечкенә генә бер әйбергә дә шатлана белде, бик позитив иде. Һәрвакыт, хәтта аңардан бу хакта сорамасалар да, башка кешеләргә ярдәмгә ашыкты, моның өчен үзенә өлеш алган вакытлары да булды. Әмма аңа карап кына артка чигенмәде, – ди әнисе, күз яше аша елмаеп.
Равил намус, хөрмәт һәм патриотлык хисләре югары дәрәҗәдә булган гаиләдә үсә. Әти-әнисе Роберт Илькам улы белән әнисе Наталья Михайловна үзләре дә тарих белән кызыксынган кешеләр. Ике арада ниндидер тарихи мизгелләр белән бәйле фикер алышулар, бәхәсләшүләр әледән-әле туып тора. Алардан күреп, уллары Равил дә Россия тарихы белән кызыксына, аны ныклап өйрәнә. “Без үткәнебезне белергә, нәсел тамырларыбызны барларга тиеш” дигән фикере дә юкка түгел. Үзләренең нәсел җепләрен өйрәнеп, шәҗәрәсен дә төзеп куя. Әнә шулай ашыгып, ашкынып яши ул. Кыска гына гомерендә дә барысына җитешеп, барысын җиренә җиткереп калырга тырыша.
Мәктәп, техникум, армия. Гомеренең әлеге мөһим этапларының һәркайсын лайклы, изге эшләре белән башкаларның күңелендә мәңгегә калырлык итеп үтә ул. Форма кию, хәрби булу турында хыялланган Равил армиядән соң контракт төзеп, хәрби хезмәтен дәвам итә. Гаиләләрендә килеп туган билгеле бер сәбәпләр аркасында аңа хезмәтен тәмамлап, Азнакайга кайтырга туры килә. Бергә хезмәт иткән егетләрен исә 2022 елда Украинага күчерәләр. Шул ук елны яу кырында бик күп дуслары һәлак була.
– Ул вакытта аның өзгәләнгәнен сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Ул үзен гаепле хис итте, вөҗдан газабында янды. Берничә тапкыр янә контракт төзү өчен военкоматка гариза бирде, әмма частьтан документлары кайтып җитмәгәч, аны алмадылар, – дип сүзен дәвам итә ана кеше.
Шул чорда алар сөйгәне Карина белән гаилә коралар, кызы Еваның тууын әтисе зур түземсезлек белән көтеп ала. Әмма үрсәләнгән җанны бала туу шатлыгы гына баса алмый. Сабыена алты ай тулды дигәндә Равил Хәкимов янә контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китеп бара. Яу кырында үзенә Хәким позывноен – Бөек Ватан сугышында катнашып, Украина җирләрен фашистлардан азат иткәндә батырларча һәлак булган бабасының исемен ала.
Яңа тормыш, яңа хисләр, яңа төсләр алып килергә тиешле язларда Хәкимовлар гаиләсенә килеп ирешкән авыр хәбәр аларның үз көенә барган тыныч тормышларын астын өскә әйләндерә дә куя. Равил Хәкимов 2024 елның апрелендә Очеретино торак пунктын азат иткәндә батырларча һәлак була. Бергә хезмәт иткән хезмәттәшләренең күңелендә ул бүген дә курку белмәс чын дус булып саклана. “Хәким – 300, минем аяклар яраланды. Егетләр, сез алга барыгыз, мин сезне каплыйм...” Яраланса да, соңгы сулышына кадәр үзе белән бергә булган егетләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшә ул.
– Ватанны саклау – ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Ир бала табып үстергән һәр ана моны яхшы аңлыйдыр, дип уйлыйм. Улыбыз Равил илебез иминлеге өчен һәлак булды. Үзе дә ул һәрчак “Әгәр мин, әгәр башка тагын берәү бармаса, “алар” безгә үзләре киләчәк. Шуннан нәрсә?” дия торган иде. Безнең горурлыгыбыз ул. Үзе китсә дә, улыбыз үзе урынына ике кыз калдырып китте. Киленебез Карина безнең өчен үлеп тора, бергә-бергә бик матур итеп яшибез. Ләкин җаным сыкрамаган минутым юк... Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк тә бит. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын, – ди Наталья Михайловна.
Хәтер яшәгәндә кеше яши, диләр. Безнең тынычлыкны саклап башларын салган батырларны онытырга хакыбыз юк. Азнакайда егетләребез истәлеген данлап уздырылган чаралар моның бер дәлиле булып тора. Узган атнада Равил Хәкимовның якты истәлегенә шахмат ярышлары уздырылды. Анда батыр якташыбызның якыннары, район җитәкчелеге дә катнашты.
– Равилнең кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Шундый лачын ул үстергәнегез өчен барлык азнакайлылар исеменнән янә рәхмәт сүзләрен һәм олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Мондый ярышларның үткәрелүе – батырлар истәлегенә хөрмәт күрсәтү һәм хәрби операцияләрдә катнашканнарны искә алу гына түгел, балаларыбызны Равил Хәкимов кебек каһарманнар үрнәгендә тәрбияләүнең матур бер өлгесе дә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев