Илебез аларга таяна
Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайтучы якташларыбыз белән очрашты. Егетләрнең икесе контракт буенча киткән, берсе 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән булган.
Район башлыгы бүгенге көндә илебез сагында торган батыр якташларыбызга рәхмәтен белдереп, аларның күпләр өчен үрнәк булуларын билгеләп үтте.
– Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ярдәм итү, кирәк әйберләр белән тәэмин итү – безнең төп бурычыбыз шушы, – диде Марсель Шәйдуллин.
Даими гуманитар ярдәм җибәреп торганнары, ярдәмнән ташламаулары өчен егетләр район башлыгына, барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Очрашуда аларның якыннары да катнаштылар.
– Бер генә гозеребезнең дә үтәлми калганы юк. Гаиләләребезгә, улларыбызга булган игътибарны һәрчак тоябыз, барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, – диде Нәфисә апа.
Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин хәрбиләргә истәлек бүләкләре – сәгатьләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев