Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

«Бөек Җиңүне каршылап» дип исемләнгән муниципаль фестиваль — бәйге узды

Кичә Азнакайда шәһәр һәм район мәктәпләрендә эшләп килүче театраль түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 12 иҗади төркем катнашында муниципаль бәйге узды.

Мондый бәйге районда ел саен уздырыла, бары темалары белән генә аерыла. Быелгысы Бөек җиңүнең 80 еллыгын колачлый. Фестиваль-конкурсның максаты: Ватанның героик тарихын һәм хәрби данын пропагандалауга, театр сәнгате ярдәмендә аны саклаучылар истәлегенә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итү.

Катнашучылар арасында Тымытык урта мәктәбенең «Күңелле сәхнә» түгәрәгенә йөрүчеләр дә бар. Аларның җитәкчеләре — 50 елга якын хезмәт тәҗрибәсе булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Нургалиева. «Безнең түгәрәктә 15 бала шөгыльләнә. Һәрдаим бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйбыз. Бүген Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез», – диде түгәрәк җитәкчесе.

Азнакай гимназиясенең «Театриум» түгәрәгенә йөрүчеләр Алексей Толстой әсәрен сәхнәләштерде. Алар быелгы бәйгедә Гран При иясе булды. Сәхнә түрендә чыгышларда патриотизм, бердәмлек, туганлык хисләре яктыртылды. Балалар сәхнәдә үз-үзеңне тоту, рольне ачу, нәфис сүз, җыр һәм биюдә осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча:

1 урында — Урсай, Чуар Абдул, Мәлбагыш авылы коллективлары;
2 урын — 6нчы мәктәп, Тымытык, Урманай мәктәпләренә бирелде; 
3 урынны шәһәрнең 1нче, 3нче мәктәпләре һәм Актүбә бистәсе коллективы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев