Безнең максат бер генә – җиңү!
Бик тырыш, уңган, шул ук вакытта тыйнак һәм аз сүзле, диләр аның турында.
Моңа өстәп, мин тагын кешегә бик игътибарлы, нечкә күңелле дә дияр идем. Бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциясендә катнашучы якташыбыз – “Гиря” белән аралашуның беренче минутларында ук туган фикер бу.
Ул хисләргә дә бирелми, сүзләрне дә уңга-сулга чәчми, әмма аның һәр җөмләсендә, һәр әйткән сүзендә тирән фикер ята.
Махсус хәрби операция зонасына ул 2022 елның җәендә үз теләге белән Татарстанның “Алга” батальоны составында китә. Башкача мөмкин дә булмагандыр. Мәктәптән соң урта һөнәри белем алган егет Сахалинда диңгез флотында хезмәт итә, контракт буенча да кала. 2002 елда исә янә контракт төзеп, Чеченда барган хәрби бәрелешләрдә катнаша. Шуңа бүгенге көндә аның махсус хәрби операциядә катнашуы табигый: илгә куркыныч килгәндә, чын ир-егетләр читтә кала алмый!
– Минем әлеге гамәлем күпләр өчен көтелмәгән булса да, башкача булдыра алмадым. Мин шунда булырга, башкаларга ярдәм итәргә тиеш дигәч, гаиләмдә дә аңлап кабул иттеләр, – ди ул.
Ике атна ялга кайткан “Гиря” күбрәк вакытын тормыш иптәше, ике сабые, әти-әнисе кырында үткәрергә тырыша.
– Барысы да, якыннарым да, хәтта шәһәрнең урамнары, парклары да бик нык сагындыра, – ди хәрби якташыбыз. – Гаиләм белән һәрчак элемтәдә, сөйләшеп торабыз. Посылка, гуманитар ярдәм дә вакытында килә, бөтен әйбер җитәрлек. Аеруча сабый балалар кулы белән язылган хатларны укуы шундый рәхәт! Алар безне тыныч тормышка алып кайта. Безне гел кайгыртып торган, гаиләләребезне ярдәмнән ташламаган җитәкчеләргә, гомумән, һәр азнакайлыга рәхмәтлемен.
Ялы тәмамлану белән ул илебез иреге өчен көрәшү өчен янә махсус хәрби операция зонасына юлланачак.
– Элек миндә кешеләргә, тормышка карата караш башкачарак иде. Хәзер дуслык кадерен дә, яшәү кадерен дә башкачарак аңлыйм... Ә бүген безнең максат бер генә – җиңү! – ди уйчан карашын аяз күккә төбәгән “Гиря”...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев