Без каһарманнарыбызга бурычлы
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби һәм аның гаиләсе белән очрашты
«Рамилнең куллары алтын аның. Аның эшли алмаган эше юк, евроремонт белән шөгыльләнде. Акчадан түгел, барам илне саклыйм, диде, – ди тормыш иптәше Элиза ханым. – “Курыкмыйсыңмы соң?” дигәч, “Юк курыкмыйм” диде. Шундый кыю йөрәкле ул».
Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева да Элизаның сүзләрен җөпләде: «Үзе теләп, мин башкача булдыра алмыйм, – дип китте», – ди ул.
Район башлыгы очрашу барышында хәрбинең, аның гаиләсенең хәл-әхвәлен, нинди ярдәм кирәклеген белеште, исән-сау илебезгә әйләнеп кайтуын теләде. Бүгенге көндә бу һәммәбезнең дә теләге. Һәммәбез дә каһарманнарыбызның тизрәк кайтуын көтә. Тыныч кына, рәхәт итеп яшәвебезгә менә шундый кыю егетләребезгә бурычлыбыз без.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев