Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Батыр рухы һәрчак йөрәгебез түрендә

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Эльмир Әхмәтов истәлегенә йөзү ярышлары үтте.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул азнакайлыларны илебез иреге, безнең тыныч тормыш өчен башларын салган егетләрнең батырлыгын онытмаска өндәп, курку белмәс ул үстергән өчен Эльмир Рузалин улының әнисе Равия апага ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, якыннарына, тормыш иптәше Ландыш Харис кызы, балаларына сабырлык теләде.

Соңыннан Ландыш Харисовна сүз алып, якыннарын шулай зурлап, турнир оештыруда ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, балаларның илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.

Эльмир Рузалин улы 1980 елда Ютазы районында күпбалалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 1998 елда ул армия сафларына алына, Кропоткино шәһәрендә хезмәт итә. Соңыннан Пермьдә разведка бүлекчәсе командирына әзерлек курслары үтә. 1999 елда курку белмәс, һәр эшне җаваплы итеп, җиренә җиткереп башкарган егетне Дагыстанга җибәрәләр. Монда күрсәткән батырлыклары һәм яхшы хезмәте өчен "Төньяк Кавказдагы хезмәте өчен" һәм Жуков медале белән бүләкләнә. Армия хезмәтеннән соң мәктәптә балаларга физик культура, ОБЖ, технология фәннәре буенча белем бирә. Аннан Эльмир Рузалин улы хезмәт юлын нефть тармагы белән бәйли. Өлешчә мобилизация башланганчыга кадәр "КРС-Сервис" җәмгыятендә бораулаучы булып эшли. Тормыш иптәше – гимназиядә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Харис кызы белән үрнәк гаиләдә алар Әдилә һәм Раминаны үстерәләр.

«Илне без сакламасак, кем саклар?» Кулына өлешчә мобилизация турында чакыру алгач та, әнә шулай ди батыр якташыбыз.

– Аның кебек изге күңелле, мәрхәмәтле, акыллы кешеләр бик сирәк була торгандыр. Әнигә, безгә – гаиләсенә генә түгел, туганнарына, дусларына, сыйныфташларына... карата да бик игътибарлы булды. Беркайчан начар сүз әйтмәс, соңгы сынык ипиен дә башкалар белән бүлешер иде. Ярдәм кирәк кешегә бар күңелен биреп ярдәм итте. Минем өчен таш кыя булды, – ди тормыш иптәше.

Эльмир Рузалин улы махсус хәрби операция зонасында бүлекчә укчысы, взвод медигы булып хезмәт итә. 2024 елның гыйнварыннан эвакуацияләү бригадасына күчерелә. 21 гыйнвар көнне Донецк халык республикасы территориясендә барган бәрелешләр вакытында яраланучыларны алып чыгуда катнаша. Өченче сугышчан дусты артыннан кергәндә, кызганыч, үзе дә һәлак була.

– Берничә көн алдан гына телефоннан сөйләштек, алдан андый сиземләү дә булмады, әмма 21 гыйнвар көнне гаиләбез белән авырдык, – ди Ландыш Харис кызы. Сержант Эльмир Әхмәтов (һәлак булганнан соң) "Батырлык ордены" белән бүләкләнде.

Якташыбыз истәлегенә уздырылган турнирда төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр катнашты. Алар арасында Әхмәтовларның гаилә дуслары – Әлмәт шәһәреннән килгән Айсылу Галиева да бар иде.

– Эльмирның беркайчан йөзеннән елмаю китмәде, ул безнең күңелләрдә гел шундый ачык күңелле, зур йөрәкле булып калды. Дустыбызны шулай зурлап искә алулары өчен бик зур рәхмәт. Безнең тыныч, матур тормышыбыз өчен үз гомерләрен корбан иткән батырларыбыз онытылырга тиеш түгел. Үзем дә ярышларда катнашып, медальгә лаек булуым белән горурланам. Көн дәвамында Эльмир да безнең арада, бик якында гына кебек тоелды. Авыр һәм моңсу булса да, гаилә дустыбызны онытмаулары, шулай итеп аның исемен мәңгеләштерү чаралары уздырылуы күңелдә горурлану хисләре уята, – ди Айсылу Фәнис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев