“Балалар, илем хакына барам...”
Махсус хәрби операциядә катнашкан Азнакай егете – мотоукчылар ротасы старшинасы Рамил Садретдиновның вафатына алты ай булды.
...Ул бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Көннәр дигәнең көзгә авышса да, җәй бер дә китәргә ашыкмый әле. Кояш нурлары тәрәзә пыяласы аша бүлмәгә үтеп кереп, кызының йөзен иркәли. Күрше караватта изрәп йоклаучы улына да җитә кояшның җылысы. Их, балачак!..
Рамил әкрен генә хатынының башыннан сыйпап, уятудан куркып кына, сабыйларының өсләреннән төшкән юрганнарын тартып куйды. Урманга йөрүләрен, дару үләннәре җыеп, кичләрен гаиләләре белән ләззәтләнеп хуш исле чәй эчүләрен тагын бер кат күңелендә яңарткач, аның йөрәгенә бер төсле җылы йөгерде.
– Без булмасак, кем? – дип пышылдады Рамил үз-үзенә, контракт төзергә дигән мөһим карарга килгәч әйткән сүзләрен янә кабатлап.
“Мин сезне, балаларны сакларга, аларның якты киләчәге өчен барам!” Махсус хәрби операциягә барырга карар кылган Азнакай егете Рамил Садретдинов якыннарының үгетләвенә әна шулай дип җавап бирә.
...Кечкенәдән спортка тартылып, хезмәт сөючән, әнисе Тәнзиләнең ныклы терәге булып үсә Рамил. 9 нчы сыйныфтадан соң һөнәри училищеда белем ала да, Ватан алдындагы бурычын үтәп, Армия сафларына китә. Төньяк флотта су асты коймәсендә хезмәт итә. Азнакайга кайтканнан соң эшкә урнаша.
Берничә елдан Бәйрәкә авылы кызы Гөлнар белән гаилә коралар. Садретдиновлар 2012 елда Урыссу бистәсенә күченеп, шунда яши башлыйлар. Гаилә башлыгы төрле оешмаларда машина йөртүче, Гөлнар бистә мәктәбендә укытучы булып эшли.
Аларның бәхетен тагын да түгәрәкләп, дөньяларын нурга күлеп, кызлары Мәрьям, өч елдан уллары Рамзан дөньяга килә.
– Аның кебек гаилә, бигрәк тә бала җанлыклы кешеләр меңгә бер генә була торгандыр. Улыбыз белән кызыбызны кайларга гына йөртмәде, бөтен күңелен биреп балалар белән уйнар иде. Гаиләбез белән урманга, су коенырга йөрергә яраттық. Рамил белмәгән, ул танымаган дару үләннәре булдымы икән? Һәрберсен бөртекләп җыя, үлән чәе эчәргә ярата иде. Ул су керүне әйтеп торасы да түгел. Оның кебек оста йөзүче юктыр. Балаларны гына өйрәтеп бетерә алмады... – ди Гөлнар ханым.
Садретдиновларның тыныч тормышлары хәрби операция башлану белән үзгәрә.
– Махсус хәрби операция, өлешчә мобилизация игълан ителү белән ул “мин дә барам” дип йөри башлаган иде инде. Телендә дә, уенда да гел шул булды, – ди Гөлнар. – Күпме генә үгетләсәк тә, сүксәк тә түземлеге узган елның сентябренә кадәр генә җитте дә, аннан контракт төзеп, китеп тә барды. “Барып, күреп кайтам” дип киткән иде, әмма язмыш дигәннең планнары башкачарак булгандыр инде: бер мизгелдә кадерле кешебездән аерды да куйды...
Гөлнар бүген дә эштән йөгерә-йөгерә кайтты. Фатир ишеген ачуга, каршына аш бүлмәсеннән ире килеп чыгар да, “Аш та өлгергән, чәй дә кайнаган”, – дияр төсле тоелса да, Рамиленең генә ягымлы тавышы ишетелмәде. Аның куллары яна киштәдәге үләннәр салынган савытка үрелде. Һәр бөртеге иренең кул җылысын саклаган хуш исле үләннәр салынган кайнар чәй генә меңгә телгәләнгән йөрәк ярсуын баса алса икән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев