Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайлылар фронттагы егетләргә маскировка челтәрләре җибәрделәр

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган игелекле эшчәнлекнең тукталып торганы юк.

Һәр авылда диярлек маскировка челтәрләре үрәләр, коры душлар, дару үләннәре киптереп, чәйләр ясыйлар, ашлар тутыралар.

Изге теләкләр тели-тели үрелгән 15 маскировка челтәре бүген Херсон юнәлешенә юл тотты. Аларны Казан шәһәрендәге хәрби частьтан Ринат Насыйров егетләргә илтеп тапшырачак.

«Мондый челтәрләр фронтка бик кирәк. Алар сугышчыларны, коралларны, хәрби техникалар һәм инженерлык корылмаларын  дошман разведкасынннан саклау өчен киң кулланыла. Әлеге изге эштә катнашкан  һәркемгә рәхмәт сүзенең ниндиен генә әйтсәң дә, аз булыр», – диде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин йөкне төягән вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев