Азнакайдан хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә район башлыгы да китте
Бүген, Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көнендә, азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты.
Районнан хәрби операциядә катнашучыларга алты тоннадан артык кирәк-яраклар төялгән ике машина ерак юлга чыкты.
Якташларыбыз янына район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә кузгалды.
Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш, төзелеш товарлары, генераторлар һәм башка кирәк-яраклар әзерләнгән иде. Шәхси посылкалар янында егетләребезгә районнан әзерләнгән күчтәнәчләр дә бар.
«Әлеге изге эштән читтә калмаган җитәкчеләргә, депутатларга, гомумән, һәр азнакайлыга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Илебез сагында торган егетләргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз. Алар сораган һәр әйберне туплап җибәрергә тырышабыз. Иң мөһиме, барысы да исән-сау булсыннар», – диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев