Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакайдан контракт белән хезмәт итүче “Малой”: “Җиңү белән кайтачакбыз!”

Азнакайдан “Малой” позывнойлы якташыбыз махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге сагында тора

Бүгенге көндә 400гә якын райондашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Алар арасында өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр дә, килешү нигезендә хезмәт итүчеләр дә бар. Бирючевка авылыннан Руслан – әнә шундый батыр йөрәкле, курку белмәс егетләрнең берсе.

Мәктәптән соң Бөгелмәдә механиклык һөнәрен үзләштергән егет, укуын тәмамлаганнан соң диплом тапшыру тантанасын да көтеп тормый, үз теләге белән армиягә китә. Ленинград өлкәсендә хезмәт иткән солдат егетнең әти-әнисе исеменә ул чакта хәрби часть, взвод командирларыннан бик күп Рәхмәт хатлары килә.

– Улыгыз Ватан алдындагы хәрби бурычын үрнәк башкара. Ул үзенең хәрби һәм физик әзерлекләрен камилләштерү белән бергә җәмәгать эшләрендә актив булуы, техниканы яхшы белүе белән аерылып тора. Хәрби йөртүче буларак, ул авыр хезмәт шартларында да үзенең һөнәри осталыгын күрсәтә алды. Сезнең һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган батыр Ил сакчысы үстерә алуыгыз белән горурланырга тулы хокукыгыз бар, – дигән юллар бар аларның берсендә.

Ефрейтор Русланга 2022 елда легендар хәрби дан шәһәре Гатчинада Җиңү парадында да катнашырга туры килә. Хезмәтен лаеклы үтәгән якташыбыз ул чакта сафта үзенең “УАЗ” машинасында иң алдан Җиңү байрагын алып бара.

Армиядән соң Руслан контракт буенча калырга уйлый, әмма паспортының вакыты чыгарга санаулы көннәр генә калганга, килешүгә кул куелмый кала.

Туган ягына кайткан егет үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Әмма берничә елдан элекке хыялы барыбер үзенекен итә: ул килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына барырга карар кыла. Анда китәсен әти-әнисе белми дә кала.

– Илебезне без дә сакламагач, кем сакларга тиеш була соң?! Мин акча өчен дә, медаль өчен дә, ниндидер дан-шөһрәтләр өчен дә китмәдем, намусым шулай кушты, бары шул гына. Тиздән без җиңү белән кайтачакбыз! – ди сержант дәрәҗәсендә хезмәт иткән якташыбыз.

Взводларында иң яше булганга, аңа “Малой” позывное бирәләр.

Аның бертуган абыйсы Рөстәм дә Чечен Республикасында барган бәрелешләрдә катнашкан кеше. Шуңа килешү төзү турындагы фикерен ул иң беренче аңа әйтә.

– Гаражда икесенең пышылдап сөйләшкәннәреннән бераз булса да сизенә башлаган идем, әмма азакка кадәр безгә берни дә сиздермәде. Үзе шулай карар кылгач, без кабул иттек, берүк исән-сау гына булсын, – ди әтиләре Әлтәф.

Шушы көннәрдә кыска вакытлы ялда булып киткән якташыбызга район башлыгы Марсель Шәйдуллин квадрокоптер бүләк иткән иде. Мотоукчылар полкында хезмәт иткән “Малой” бүген алгы сызыкта тора.

– Квадрокоптер безнең взводка бик кирәк иде, аның ярдәме – әйтеп бетергесез. Гомумән, районнан без чиксез ярдәм тоябыз. Безне һәрдаим кайгыртулары өчен барлык Азнакай халкына, аеруча район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Сәйлүновнага, мәгариф идарәсе җитәкчесе, гуманитар ярдәм пункты кураторы Ләйсәнә Фазыловнага рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев