Азнакайда Руслан Гыйльметдинов истәлегенә балалар арасында футбол ярышы бара
Турнирда 2014 елгы балалар катнаша
Бүген "Алга" футбол манежында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Гыйльметдинов истәлегенә багышланган турнир үтә. Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул азнакайлыларны илебез иреге, безнең тыныч тормыш өчен башларын салган егетләрнең батырлыгын онытмаска өндәп, курку белмәс ул үстергән өчен Русланның әнисе Наилә апага ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, якыннарына, тормыш иптәше Алсу, кызларына сабырлык теләде.
Гыйльметдиновлар гаиләсе һәр командага акчалата бүләкләр һәм чәкчәкләр дә тапшырдылар.
Район турнирында шәһәрнең 1 нче, 3 нче, 6 нчы, 8 нче, 9 нчы мәктәпләре һәм гимназия командалары катнаша.
Фото/видео.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев