Азнакайда Җиңү көне уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырылды
Матур традиция буенча, быел да Бөек Җиңү көне алдыннан районыбыз җитәкчеләре тыл ветераннары, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары янында булып, хәл-әхвәлләрен белеште
Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераны Вәсилә Мансурова, Кәримә Хәбирова, Кәтифә Мәрданшина янында булып, аларны илебез һәм республика җитәкчелеге, барча азнакайлылар исеменнән якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды.
– Балалыктан да чыкмаган килеш өлкәннәр белән беррәттән тормыш арбасына җигелгән, тырыш хезмәтегез белән сугышны якынайткан, аннан соңгы чорларда илебезне күтәргән, Азнакаебызны төзегән буын сез. Якыннарыгызның кадерлесе булып, киләчәктә бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! – диде Марсель Шәйдуллин өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев