Азнакайда батыр якташларны искә алдылар
Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан республикасыннан чыгаруга 37 ел тулуга һәм бүгенге геройларыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләүгә багышланган чара узды.
Очрашуда Әфган сугышы ветераннары, Чечняның утлы юлларын үткән батыр егетләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш чоры балалары, ветераннар, хәрби комиссариат вәкилләре бар иде.
Барлык катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин сәләмләде: «Тарих геройлар исемнәрендә кабатлана. Без барлык буын азнакайлылар белән горурланабыз. Шуны онытмыйк: илебезнең көче — тыл һәм фронт бердәмлегендә, үткәнне хәтерләүдә һәм изге эшебезгә ышануда. Геройлар сынаулар вакытында туа, безнең якташ егетләребез моны раслый, бүген алар намус белән хезмәт итә».
Очрашу барышында төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар чыгышы тыңланды. Алар һәммәсе яшь буынны намуслы һәм гадел булырга, илнең чын патриотлары булып үсәргә өндәде. Бүген арабызда булмаган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу мәктәп укучыларының һәм студентларның патриотик музыкаль чыгышы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев