Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакай районыннан махсус хәрби операция зонасына машина, ике мотоцикл җибәрделәр

Гомуми күләме 10 тоннадан арткан йөктә солдатларга шәхси посылкалар, көнкүреш кирәк-яраклары да бар.

Бүген Азнакайдан махсус хәрби операция зонасына хәрби якташларыбыз сораган әйберләр, районнан күчтәнәчләр белән шыплап тулган ике машина кузгалды.

Азнакайлылар күптапкырлар үзләренең игелекләрен, ярдәм кулы сузарга әзерлекләрен эш-гамәлләре белән исбатладылар инде. Бүген йөкне төягәндә моңа тагын бер инанып кайттык. Посылкаларны ташуда, машинага урнаштыруда гына да йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да бар иде.

Гуманитар ярдәм итеп, беренче чиратта, азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, төзелеш материаллары тупланды. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрде, коры ашлар ясадылар, хуш исле үләннәр кушылган чәйләр әзерләделәр… Шулай ук хәрбиләргә җылы теләкләр белән юлланган хатлар да бар иде.

Егетләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән ике мотоцикл һәм “СБК-Техносервис” көче белән әзерләнгән “УАЗ” машинасы да китте.

«Гуманитар ярдәмне ай саен җибәреп торабыз, аны егетләребез дә көтеп торалар. Барысы белән дә элемтә бар, алар сораган кирәк-яракларны туплап, даими җибәрергә тырышабыз. Аны туплаула, алуда ктанашкан җитәкчеләргә, депутатларга, эшмәкәрләргә, волонтерларга, гомумән, барлык район халкына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде Марсель Шәйдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев