Азнакай районында ел саен уза торган хәрби белем нигезләренә өйрәнү жыены башланып китте
Башка елларда ул 10 сыйныф укучылары өчен үткәрелсә, быелгысында барлык мәктәпләрнең 8 сыйныфында укучы егетләр катнаша.
Әлеге чара Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Министрлар Кабинеты карары һәм муниципаль район башлыгы боерыгы нигезендә «Парус» спорт-туристлык базасында уза. Катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, хәрби әзерлекнең егетләр өчен бик кирәкле һәм әһәмияте булуын билгеләп узды , егетләргә уңышлар теләде.
«Сез-киләчәктә Ватанны саклаучылар. Монда сез беренче сугышчан ныклык аласыз. Бу осталык сезгә киләчәктә дә кирәк булачак» – диде ул.

Хәрби чыныгу үтүче егетләр белән шәһәр һәм район комиссары Руфат Гайнетдинов та аралашты:
«Бүген базада хәрби патриотик рух сизелә. Барлык укучылар да зур теләк белән сынауларда катнашалар. Хәрби җыен тәмамлангач, егетләргә шәһәр һәм район хәрби комиссары грамоталары тапшырылачак. Минем уйлавымча, безнең егетләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр».

Җыен башлыгы Илһам Салифов әйтүенчә, укучылар өч көн дәвамында корал һәм химик саклану чаралары белән эш итү күнекмәләренә өйрәтеләчәк, сафка әзерлек, каравылчы сыйфатында дежурлык тәртибен үзләштерәчәк, тактик әзерлек һәм төрле физик күнегүләр башкарачак. Катнашучы егетләр арасында Раян Миннегалиев та бар. Ул Азнакай шәһәре 1нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы. «Мин бирегә хәрби чыныгу алу өчен килдем. Алай гына да түгел, без үз мәктәбебезнең данын яклаячакбыз, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, беренчелекне алырга телибез», - ди. 3 көнгә сузылган очрашу файдалы һәм бик мавыктыргыч булуына өметләник һәм егетләргә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев