Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Раушан Хәйруллин белән очрашты
Очрашу вакытында район башлыгы Раушанның батырлыгын һәм туган илгә хезмәт итүен югары бәяләде.
Хәрбинең сәламәтлеге, аңа һәм аның гаиләсенә нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды. Ул шулай ук районда хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү һәм аларның социаль хәлен яхшырту буенча тәкъдимнәрен дә әйтте.
Раушан Хәйруллин исә үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде, дуслары (бигрәк тә хәрби дусты Рамильгә), волонтерлар һәм якыннарына рәхмәтен белдерде. Үзенең дә киләчәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулыннан килгәнчә волонтерлык ярдәме күрсәтергә, гомумән нинди дә булса файдалы эш эшләргә әзер икәнлеген әйтте. Очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, Азнакай район советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева, Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Гафиева катнаштылар һәм күп кенә ярдәм мәсьәләләрен хәл итү өчен урында ук фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев