Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егет белән очрашты.
Район башлыгының махсус хәрби операөиядә катнашучылар, аларның якыннары белән очрашуы инде көндәлек эшкә әйләнеп бара.
“Сез безнең геройларыбыз. Исән-сау кайтыгыз! Без сезнең гаиләгез белән һәрчак элемтәдә торабыз. Нинди генә ярдәм кирәк булса да мөрәҗәгать итегез!” – диде район башлыгы очрашу барышында һәм истәлек бүләген тапшырды.
Үзен позывной “Русик” дип таныштырган ир-егет бик тә оптимист, кыю егет булып чыкты. Иң авыр, кайнар ноктада хезмәт итсә дә, сөйләгәндә кызыклы вакыйгаларга күбрәк басым ясады. “Мин Ватаным алдында изге бурычымны үтим, туган илемне саклыйм. Шуның белән горурланам!” – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев