Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ялга кайткан хәрби белән очрашты
Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайткан Феликс позывнойлы якташыбыз белән очрашты.
Ул узган ел контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән булган. Хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Хәрбинең күкрәген «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре дә бизи.
Район башлыгы үзенең мөрәҗәгатен бүгенге көндә илебез сагында торып, аның иминлеген яклаган батыр солдатка рәхмәт сүзен җиткерүдән башлады.
«Шундый батыр, курку белмәс егет үстергәннәре өчен әти-әниеңә зур рәхмәт. Без бүген барлык район халкы өчен үрнәк булып торасыз. Исән-сау булып, тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын. Ә без, үз чиратыбызда, сезгә кирәкле барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер. Сездән, сезнең гаиләләрегездән кергән бер генә мөрәҗәгатьне дә кире каккан юк. Бүгенге көндә дә, егетләребезгә җибәрү өчен гуманитар ярдәм туплыйбыз, аны сентябрь азагында җибәрергә уйлыйбыз», – диде Марсель Шәйдуллин.
Феликс исә гуманитар ярдәмнең вакытында килеп торуын, азык-төлек, башка кирәк-яракларның да җитәрлек күләмдә булуын әйтеп үтте.
«Тәэминат яхшы, бер дә зарлана алмыйм. Барысы да җитә. Туган яктан килгән гуманитар ярдәм, балаларның җылы хатлары күңелне тагын да җылыта», – ди ул.
Очрашу ахырында Марсель Шәйдуллин аңа истәлек бүләге – исемле кул сәгате тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев