БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакай районы Әгерҗе авылы яшьләре махсус хәрби операциядән ялга кайткан солдат белән очраштылар

Авыл мәдәният йортында яшьләр махсус хәрби операциядә булган батыр ир-егет белән сөйләштеләр, үзләренең сорауларын бирделәр

Солдат исә Ватанны саклауның һәрбер ир-егетнең изге бурычы икәнлеген әйтте.  Аның туган илеңне ярату һәм саклау, чын дуслык турындагы фикерләре яшьләр күңелендә патриотлык хисләр уятты. “Очрашудагылар бик канәгать калдылар, кыю ир-егетебезнең исән-сау кайтуын теләделәр”, – ди  мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ибраһимова.  

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев