Авылыбыз аларны онытмас
Мәсгутлеләр үз авылларының каһарманы Алексей Девяткинны искә алып, өстәл теннисы ярышлары үткәргәннәр.
Бу хакта безгә Мәсгут авылы китапханәчесе Ләйлә Хуҗина язып җибәрде:
«11 апрель көнне берничә вакыйганыүз эченә алган марафон булып узды. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз файдасына хәйрия концерты һәм Девяткин Алексей Василий улын искә алуга багышланган өстәл теннисы турниры узды.

Кызганычка каршы бүгенгесе көндә дә илебез тынычлыгына янаучылар, тарихны үзгәртеп язарга теләүчеләр күп. Махсус хәрби операция сафларында безнең Мәсгут авылы егетләре дә бар. Нинди генә булмасын, сугыш безнең күңелләребездә үзенең канлы эзен калдыра: Дещеня-Стриж Олег Николай улы, Девяткин Алексей Василий улы, Гарипов Ильшат Мансур улы, Хәбибуллин Илнур Расих улы. Алар илебез азатлыгын яклап, геройларча һәлак булдылар. Якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. Җиңүне якынайту йөзеннән авылыбызда МХОда хезмәт итүчеләр өчен ярдәм итү даими оештырылып тора. Оекбашлар бәйләүме, сетка үрүме, матди ярдәмме, токмач кисүме, якташларыбызга кирәк-ярак җыюмы авыл халкы берсеннән дә читтә калмый.

Махсус хәрби операциядә катнашып, һәлак булган каһарманнарыбызны искә алу йөзеннән авылыбызда турнирлар үткәрелә. Март аенда Гарипов Ильшат Мансур улы истәлегенә район авыллары арасында волейбол турниры уздырылды. 11 апрель көнне берничә вакыйганы үз эченә алган марафон булып узды. МХОдагы якташлар файдасына хәйрия концерты һәм Девяткин Алексей Василий улын искә алуга багышланган өстәл теннисы турниры узды. Бу чараларда Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Илнур Габдрахманов, авыл җирлеге активистлары, егетләребезнең ата-аналары, туган-тумачалары катнаштылар. Турнирларда призлы урыннар яулаучыларга үз исемнәреннән дә бүләкләр әзерләделәр, чәй табыны оештырдылар. Бу чаралар каһарман авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән уздырыла», – диелә әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев