Авылда яшәүче фронтовиклар – тормыш мәктәбе булды
Редакциябез почтасына газета укучыларыбыз, хәбәрчеләребездән хатлар килеп тора. Укучыларыбыз игътибарына актив хәбәрчебез Алсу Габделхакованың фронтовикларның тыныч тормыштагы фидакарьлеге турындагы язмасын тәкъдим итәбез.
Адәм баласы шулай бит ул. Ачлы-туклы яшәгән балачагын сагына. Балачакның авыр елларга туры килүе аңа комачауламый. Ихатасын әйләндереп алырлык коймасы да булмаган йортын сагына. Җәй көннәрендә бәбкә үләне түшәлгән ишек алдын сагына. Ни өчен шулай икән ул? Җавабы да янәшәмдә генә кебек. Чөнки ул төбәктә балачакта мине олы тормышка әзерләүдә үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларым яшәгән. Бүгенге алты йозакка бикләнә торган фатирда яшәүче шәһәр халкына, “коймалары биек” авыл халкы өчен дә бу бәлки сәер яңгырый торгандыр. Ничек инде сине тормышка авыл халкы әзерләсен диючеләр дә булыр. Акчаң булса, бар да була, дип тә өстәп куярлар. Бәхәсләшмим, мин үз тормышым турында язам. Ятимлектә үскән баланың язмышы гел башка булуын да күпләр аңлый алмый шул.
Хәзерге муллык чорында да шулай. Минем шәхси тормышымда бигрәк тә үсмер чагымда авылдашларымның ярдәме зур булды. Мин еш кына ниндидер һөнәрне бик оста итеп башкарган һәм аны ихлас күңелдән эшли белгән авылдашларымның эшен күзәтеп торырга ярата идем.
Әле дә хәтеремдә “Алсу гына алъяпкычны ал димибез без аны” дип җырлый-җырлый Хәй абзый безгә мич чыгарып биргән иде. Ә минем бурыч бик гади иде ул көнне. Ул матур итеп, оста итеп мин биргән кирпечләрне берсе өстенә икенчесен куеп мич ясый. Ә мин кирпеч биреп торучы да, измә ясап шул авыр чиләкне өскә күтәреп торучы да 12 яшьлек кыз бала. Миннән берәү дә: “Авыр түгелме?” дип сорамады. Бар да иртә таңнан кичкә кадәр колхоз эшендә. Шулай үстек, шулай чыныктык.
Тагын бер фронтовик абыйның эшләгәнен күзәтергә ярата идем. Ул авылыбызның кибетчесе Гаптерәкыйп абзый иде. Сугыш яралары бер генә минутка да тынгылык бирмәсә дә ул сатып алучыларга елмаеп хезмәт күрсәтергә көч таба иде. Ә менә кул эшләренә игътибар минем үземдә бик иртә уянды һәм мин аны Миннеямал әбием башкаруында күрдем. Чигүле Сабантуй сөлгесен дә мин беренче тапкыр дүрт яшемдә күрдем. Ә көзгә кияүгә китәсе апама бирнәне әбием үзе әзерләде. Бирнәнең палас кебек өлешен әбием өебездә урын алган станокта тукып әзерләде. Мин дә эшләп карадам.
Мөмкин булса, мин бүген аларның һәрберсенә аерым-аерым рәхмәт әйтер идем. Тик алар хәзер башка яссылыкта, бакый дөньяда яшиләр. Ә истәлекләре бүген дә безнең арада. Истәлекләрнең дә күрәсең, үз бурычлары бар. Алар да оста кулы тигән сувенир кебек гасырдан гасырга, эчтәлеген үзгәртмичә яшәргә тиешләрдер. Алар да бит күпмедер күләмдә тормышыбызның дилбегәсе дияр идем мин. Дилбегә кем кулында тормыш та шул юлдан барачак дисәк тә ялгышмамдыр шәт.
Алсу Габделхакова, Әгер – Азнакай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев