Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

9 декабрь – Ватан геройлары көне

Азнакай дүрт Советлар Союзы герое, бер Россия герое һәм җиде Социалистик Хезмәт герое белән горурлана.

9 декабрь көнне Ватан Геройлары көне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Балалар иҗаты үзәгендә “Халкым бөеклеге мәңге онытылмас” дип исемләнгән чара узды. 

- Без фидакарь хезмәтләре, яуда батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны хөрмәт белән искә алабыз, горурланабыз. Алар үрнәгендә тәрбияләнәбез, яшибез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге батыр ир-егетләребез турында горурлык белән сөйлибез. Рәхмәт аларга, рәхмәт сезгә!  диде район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин залда утырган тыл һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына да мөрәҗәгать итеп.

- Герой ул күкрәгенә орден-медальләр таккан кешеләр генә түгел, ә бәлки тылда хезмәт куйган сугыш чоры балалары, әби-бабайларыбыз, бүгенге көндә  каһарманнарча илебез сагында торучы һәм башларын салган ир-егетләребез дә… Алар бик күп һәм аларның барысы да зур хөрмәткә лаек. Яшьләребез алар үрнәгендә патриотлар булырга, туган җиребезне яратырга өйрәнсеннәр, диде үзенең тәбрикләү сүзендә хәрби шәһәр  комиссары урынбасары  Рушан Йосыпов.

Геройлар аллеясында районыбыз геройларына бюстлар урнашкан. Елның-елында алар хөрмәт белән искә алына һәм чәчәкләр салына. Матур традиция буенча “Яшь армиячеләр” геройлар аллеясына юнәлделәр һәркайсының бюсты янына туктап, чәчәк бәйләмнәрен салдылар.

Ә бәйрәм чарасы геройларыбызның каһарманлыгын чагылдырган фильмнар, районыбыз артистлары башкаруында театральләшкән күренешләр, патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев