Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Туйкә авылы хат ташучысы Зөбәрҗәт Шиһапова һәр йортка шатлык өләшә

Туйкә авылы почтальоны Зөбәрҗәт Шиһапова – вакытлы матбугат таратучы, пенсия акчасын китерүче генә түгел, күпләребез өчен сердәшче дә, киңәшче дә.

Һәрчак йөзеннән елмаю китмәгән, ачык күңелле, тәмле телле, гади, бертуктаусыз «тыпырдап» кенә торган хат ташучыны күптән барыбыз да үз итеп, яратып өлгердек.

Газета-журналларга яздырту чорында аның тын алырга да вакыты булмыйдыр! Әле генә газета тарата, әле генә өйдән-өйгә йөреп диярлек  вакытлы матбугатка яздырта. Аңа рәхмәтләрнең нинди генә дә аз булыр!

Шушы көннәрдә газета-журналларга язылучыларны чәй табынына җыйды Зөбәрҗәт. Күпләп язылган авылдашларга бүләкләр дә әзерләгән иде. Уң кулы, ярдәмчесе булган тормыш иптәше Айдарга ңа бик рәхмәтлебез.

Әнә шундый үз эшенең фидакарьләре булганда, халык газета-журналлар алдырыр, мәгърифәтле һәм мәдәниятле булыр.

Туйкә авылы халкы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев