Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия

Соң булмасын!

Азнакайда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы узды.

Аны комиссия рәисе  Дамир Гыйләҗев  алып барды.

Укучы балалар һәм  ата-аналар  арасында тәртипсезлек очраклары зур борчуга сала. Аларның  ниндиләре генә юк. Мәсәлән, бер бала велосипеды булмагач, велосипедны подъезддан урлаган.  Кайсы гана баланың җәй көнендә велосипедта йөрисе килмәсен соң?!  Кызыккан инде бала.  Сүз дә юк, гаепле ул. Урлашуның  җинаять икәнен аңлатырга кирәк.  Тик  әти-әниләр дә  мөмкинлек  табып, кулдан булса да балалаларына  велосипед алып бирә алырлар иде диясе  килә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен дә ныклап аңлатырга кирәк.

- Юлларда  велосипедлар, самокатларда йөрүче укучы балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен сакламау очраклары еш күзәтелә.  Балалар үзләре дә, башкалар да зыян күрергә мөмкин.  Бәла-казалар килеп чыкмасын өчен  мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең   балалар белән очрашып,  бу темага төрле лекцияләр уку, профилактик  чаралар уздыруны җәелдерергә кирәк, – диде комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.  – Балалар арасында  башка төр урлашулар да юк түгел. Бу бик борчулы хәл.

Үзләре генә тәртип бозып калсалар бер хәл. Әле бит алар үсмерләр  үзләре артыннан башкаларны да ияртәләр.  Шундый бер хәл кызлар арасында булган  Үз артларыннан иярмәгән, тыңламаган өчен бер кызны әнә шулай җыйнаулашып  җәберлиләр.  Бу афәтне оештыручы кыз баланың һәм аңа иярүчеләрнең  шундый каты бәгырьле булуы күңелләрне тетрәндерерлек хәл. 

Балаларның мондый тәртипсезлекләр кылуында телибезме, юкмы әти-әниләрне гаепләми мөмкин түгел. Гаиләнең эченә кереп карасаң, аларның күбесендә әти-әниләр тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, спиртлы эчемлекләр белән мавыгалар.  Балалар бу тәртипсезлекләрне  күреп, өйрәнеп үсәләр.  Мәсәлән,  әле балалар бакчасына гына йөрүче сабыйны урамга үзен генә чыгарып җибәрүне ничек аңларга? Урамда ни булмас. Аллам сакласын,  ул  бит транспорт астына килеп керерегә дә, югалырга да, әшәке кешеләргә дә тап булырга мөмкин. Адашмас дип тә уйлап булмый.

Комиссия әгъзалары әле яңа гына олы тормыш юлына басучы балалар ялгыш юлдан китмәсеннәр,  киләчәк  язмышларына кара тап басылмасын өчен вакытларын, тәҗрибәләрен дә кызганмадылар, чираттагы комиссия утырышы көн дәвамында диярлек дәвам итте.  Әти-әниләр, педогоглар, тәрбиячеләр һәммәбез дә  бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән карасак иде.  Балаларны ялгыш юлдан үзвакытында туктатып калыйк! Алга таба соң булуы бик ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев