Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Җир сөрер чак җитә

Яз белән бакча сезоны, димәк җирләрне эшкәртер чак та җитте.

Мотоблок һәм культиватор бу эшне күпкә җиңеләйтә. Кайсысын сайларга соң? Әлеге материалда без бу сорауга ачыклык кертергә тырыштык.

Мотоблок алыргамы яки культиватормы?

 Техниканы нинди максатларга һәм нинди участокта куллануга карап сайларга кирәк. Әгәр дә участок кечкенә һәм җир йомшак икән, мотокультиватор да җитә. Аның функцияләре тар, ул җирне йомшартуга гына көйләнгән. Ә инде зур участокларга һәм җир каты булганда, мотоблок ярдәмгә килә. Аңа өстәмә җиһазлар тагып, җирне сөрергә, бәрәңге утыртырга, үлән чабарга, кар чистартырга һәм башка хуҗалык эшләре башкарырга була.

Нинди үзенчәлекләренә игътибар итәргә?

Двигательнең егәренә, туфракны эшкәртү киңлегенә һәм тирәнлегенә, өстәмә тагылма җиһазлар кулану мөмкинлегенә игътибар итәргә кирәк. Культиваторлар өч  төркемгә: җиңел, уртача, авыр класска бүленә. Җиңел модельләрнең мотор егәре  4 ат көченә кадәр җитә һәм алар 6 сутыйдан зур  булмаган участокларда, туфракны 250 мм га кадәр тирәнлектә эшкәртүгә көйләнгән.  Бер генә тизлектә һәм бары алга гына хәрәкәт итә. Өстенлеге шунда – алар йөртергә җиңел, түтәлләрне, клумбаларны эшкәртү өчен җайлы. Уртача класстагы культиваторларның егәрлеге 6 ат көченә кадәр җитә һәм алар 20 сутыйлы җирне дә җиңел эшкәртә ала. Авыр  класстагыларның двигатель егәре 7 ат көченә кадәр җитә, туфракны 330 мм га кадәр тирәнлектә эшкәртә ала. Мондый агрегатлар алга да, артка да хәрәкәт итә. Аңа өстәмә җиһазлар тагып, бәрәңге утыртырга, күмәргә һәм алырга да мөмкин. Тәгәрмәч һәм арба көйләп, йөк ташу өчен дә кулланып була.

Мотоблок культиваторга караганда көчлерәк, функцияләре артыграк һәм аның белән чирәм-җирне дә эшкәртеп була. Юкка гына аны кече трактор димиләр. Җиңел һәм уртача класслылар – 20-50, авыр класстагылар 50 сутыйдан артык җирләрне эшкәртү өчен яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев