Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Хуҗабикәләргә ярдәмгә

Уңып та куйды быел җиләк-җимеш, яшелчә.

Хуҗабикәләр аларны кышка хәзерләп куярга ашыга. Менә тиз генә, артык мәшәкатьләнмичә ясала торган кыярны кышка әзерләү рецептлары.

Куркумалы кыярлар

Кыярны чистартып, түгәрәкләп турыйбыз. Банка төбенә яшел укроп, бер-ике тырнак сарымсак салабыз. Кыярларны тыгызлап тутырабыз. Маринад ясыйбыз. 700 әр граммлы 4 банка өчен: 4стакан су, 1 стакан шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, 180 мл. 9 процентлы уксус, 1 чәй калагы куркума һәм бер чәй калагы горчица орлыклары. Икесендә дә калаклар тутырып алына. Маринадны кайнатып чыгарабыз һәм кыярлар өстенә салабыз. Су кайнап чыкканнан соң, 5 минут дәвамында стерильләштерәбез һәм банкаларны ябабыз.

Кыяр салаты

4 кг. кыяр, 1 стакан шикәр комы. 1 стаканга якын 9 процентлы уксус, 1 стакан көнбагыш мае, 3 аш калагы тоз, 1 чәй калагы кара борыч, 1 бәйләм укроп, 10 тырнак сарымсак, шуларның барысын да болгатып, ике сәгать берәр авыр әйбер белән бастырып куябыз. Банкаларга тутырып, 10-15 минут стерильләштерәбез. Биредә кыярларның суы бераз җитмәскә дә мөмкин. Калганын кышкылыкка сакламыйча, шул килеш ашарга да бик тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев