Ташкабактан бик тәмле уылдык ясыйбыз
Ташкабак күп өлгергән чор хәзер. Бүген сезнең игътибарыгызга ташкабактан кышкылыкка бик тәмле уылдык рецептын тәкъдим итәбез.
3 кг ташкабакны иттарткычтан чыгарабыз, шуңа 100-120 г көнбагыш мае, 250 г томат пастасы, 250 г майонез, 150 г шикәр комы, 3 чәй калагы тоз, ярты чәй калагы төелгән кызыл борыч салып (ачырак кирәк дисәгез, арттырырга да була), барысын бергә болгатып, кайнатырга куябыз. Әлеге масса 1,5 сәгать кайнагач, 1 баш сарымсак салып (вак кыргычтан чыгарырга), тагын 10 минут кайнатабыз да, 2-3 чәй калагы 70%лы уксус кислотасы салып ябып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев