Куе кабак ашы рецепты
Азнакай хуҗабикәләренең игътибарына тәмле кабак ашы рецептын тәкъдим итәбез
Кирәк:
• бер бәләкәй кабак яисә уртача зурлыктагы ярты кабак;
• сөт өсте (сливкалар);
• бер зур кишер;
• бер зур суган;
• үсемлек мае;
• тоз;
• борыч;
• ипи
Кәстрүлдә үсемлек маенда кишер белән суганны җиңелчә кыздырып алабыз. Тәменчә тоз-борычны салып, туракланган кабакны салабыз да бер-ике стакан су өстибез. Кайнап чыкканганга 20 минут тирәсе булгач, уттан алабыз һәм блендер белән ваклыйбыз. Сөт өстен (сливкаларны) салып кайнатып чыгарабыз да тәмле ашыбыз әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев