Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга тәмле гөбәдия рецепты тәкъдим итәбез

Иң танылган татар ашларының берсе - гөбәдия.

Гөбәдия камыры әзерләү өчен:

  • 2 стакан он
  • 5 аш кашыгы каймак
  • 1 йомырка
  • 100 г атланмай
  • разрыхлитель
  • тәменчә тоз

Атланмайны угычтан уыгыз һәм он белән болгатыгыз. Тоз, разрыхлитель кушыгыз. Йомырка, каймак салып, тагын он өстәп йомшак кына камыр басыгыз. Ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.
Эчлек өчен: 250 г корт, 1 стакан дөге һәм шул ук күләмдә йөзем, 3 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай.
Беренче катка корт салырга, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка, җимеш салырга өстенә шикәр комы сибәргә, бер кап ак май шакмаклап турап яки эретеп салырга мөмкин.
Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә +180 градус җылылыкта пешерергә.
Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев