Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга чәй кагыйдәләре

Татар халкы чәйсез тора алмый,әмма күбебез әле һаман, файдасы зуррак булсый өчен, аны ничек пешерергә һәм кулланырга икәнен белми.

Пешерелгән чәйне шундук эчәргә кирәк. Озак торганда, андагы эфир майлары һәм полифеноллар реакциягә керә, чәйнең тәме һәм исе үзгәрә, аның файдалы үзлекләре кими.

Бик кайнар чәй тамак, үңәч һәм ашказанын пешерә. Кайнар чәй эчәргә яратучыларга үңәч рагы, ашказаны чирләре куркынычы яный. Шулай ук салкын чәй дә файдалы түгел.

Белгечләр әйтүенчә, ашар алдыннан һәм ашаганнан соң, чәй эчмәү әйбәтрәк, чөнки ашар алдыннан чәй эчү төкерекне сыеклый, ашкайнату системасының азыкны эшкәртү сәләтен киметә. Ашаганнан соң ук эчкәндә, ашказаны согының концентрациясе кими, һәм ашкайнату эшчәнлеге начарлана. Чәйне ашарга бер сәгать кала яки ашаганнан соң бер сәгатьтән эчәргә кирәк дип,киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев