Азнакайдан аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан тавык ите һәм сырдан кәтлит рецепты
АШ-СУ

Азнакайдан аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан тавык ите һәм сырдан кәтлит рецепты

Тиз, җиңел һәм тәмле!

Мәндәй авылында гомер итүче Мәрьям Миңнеголовадан тавык итеннән һәм сырдан кәтлит рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Кәтлитләр өчен тавык ите, 2 йомырка, 3 аш калагы каймак, 3 аш калагы он, 100 грамм сыр,  тәменчә укроп, тоз, борыч кирәк булачак. 

Пешмәгән тавык итен вак итеп турыбыз, сырны угычтан уабыз.Соңыннан барысын бергә болгатабыз һәм каймак кебек камырны кызган майлы табага салып кыздырабыз.


Нет комментариев