Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә шундый тәмле «Кекс» рецепты тәкъдим итәбез

Чәй эчәргә нәрсә пешерергә белми йөргәндә, менә дигән җайлы, тиз рецепт бу.

Кирәк булачак: ак май – 80 гр, шикәр комы – 230 гр, ванилин, калак очында гына тоз, йомырка – 4 данә, сөт – 140 мл, разрыхлитель – 10 гр, он – 370 гр, сыек май – 70 мл,(йөзем җимешләре дә салырга ярый, салмасагыз да була). 

Ак май, шикәр комын салып миксер белән әйбәтләп болгатасы. Шуңа йомырка, тоз, бүлмә температурасында булган сөтне кушып яңадан болгатырга. Аннары он, разрыхлитель, ванилин, сыек май салып тагын бер кат миксер белән әйбәтләп бутарга. 

 Яратсагыз әзер массага берәр төрле җиләк салыга мөмкин.

 Майланган махсус формаларга  салып 170 градуста 25 минут пешереп алырга. Пешереп карагыз, тәмле һәм йомшак кекслар килеп чыга.

Чәйләрегез тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев